Технопарк төзү өчен җир кишәрлеге формалаштыру сораулары буенча киңәшмә узды

2014 елның 18 феврале, сишәмбе

       18 февраль көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә Лаеш муниципаль районының Столбище авылы җирлегендә технопарк булдыру өчен җир кишәрлеге формалаштыру сораулары буенча киңәшмә узды.

       Якынча мәйданы 313 га булган бу җир кишәрлеге белән идарә итү вәкаләтләре Торак төзелешен үстерүгә йогынты ясау Федераль фонды тәкъдиме буенча Россия Федерациясе тарафыннан 1,5 елга Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарына бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International