2014 елның 20 ферале көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Сергей демидов җитәкчелегендә “Смарт Сити Казан” проектын тормышка ашыру сораулары буенча кидәшмә үткәрелде.
Бу сорау буенча фикер алышу өчен Лаеш муниципаль районы башкарма комитеты, “татарстан Республикасы үсеше корпорациясе”, Татарстан Республикасының инвестиция үсеше агентлыгы, “Җир” республика кадастры үзәге ААҖ, «Связьинвестнефтехим» ААҖ вәкилләре чакырылган иде.
Киңәшмәдә потенциал инвесторларга арендага җир кишәрлекләре бирү һәм межалау эшләре вакытында килеп чыккан сораулар каралды.