«Матди тәэмин итү идарәсе» дәүләт бюджет учреждениесе 2013 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясады

2014 елның 17 феврале, дүшәмбе

       «Матди тәэмин итү идарәсе» дәүләт бюджет учреждениесе җитәкчесе ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм ТР экология һәм табигый байлыклар министрлыгы вәкилләре катнашында үткән киңәшмәдә 2013 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясады һәм 2014 елга булган эш планы белән таныштырды.

        Учреждение эшчәнлегенең төп юнәлеше булып ТР Урман хуҗалыгы һәм ТР экология һәм табигый байлыклар министрлыкларын автотранспорт белән тәэмин итү.

        ТР Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Харис Мусин «Матди тәэмин итү идарәсе» дәүләт бюджет учреждениесенең министрлыкны транспорт чаралары белән тәэмин итү буенча эшчәнлеген канәгатьләнерлек дип билгеләде һәм үзара хезмәттәшлек итүнең регламентын эшләү кирәклеген белдерде.

       ТР экология һәм табигый байлыклар министрлыгының эшләр белән идарә итү җитәкчесе Рәшит Хөсәенов шулай ук учреждениенең 2013 елдагы эшчәнлеген уңай бәяләде һәм Казан шәһәренең Космонавтлар урамы, 59 бинасында температура шартларын тиешле нормага китерү буенча чаралар оештыруның мөһимлеге турында искәртте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International