Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты боерыгы белән ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм булган ятим балаларны торак урыннар белән тәэмин итү эше йөкләнелгән иде. 2014 елда да Татарстан Республикасының бу турыда 12.01.2013 кабул ителгән № 8 Законын томышка ашыру эше дәвам итә.
2014 елда гомуми финанслау күләме 317 134, 6 мең сумны тәшкил итә. Шуларның 233 728, 2 меңе Татарстан Республикасы бюджеты чараларыннан, 83 406,4 меңе - федераль бюджет чараларыннан бүлеп бирелә.