ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында республиканың муниципаль берәмлекләре белән хезмәттәшлек итү турын килешү төзү сораулары буенча киңәшмә үтте

2014 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе

       27.02.2014 ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Рөстәм Шәмеев җитәкчелегендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм республиканың муниципаль берәмлекләренең үзара хезмәттәшлеге турында килешү төзү сораулары буенча киңәшмә үтте.

       Бу чарада ТР Президентының Дәүләт-хокукый идарәсе, ТР Президентының коррупциягә каршы политика сораулары буенча идарә, “ТР Министрлар Кабинеты каршындагы ТР икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге” Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең башкарма комитетының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитеты вәкилләре һәм республиканың Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре Идарәләре һәм Палаталары җитәкчеләре катнаштылар.

       Килешүне төзү ТР Президентының 2014 елга ТР Дәүләт Советына мөрәҗәгатен тормышка ашыру буенча ТР Хөкүмәтенең комплекслы планын үтәү кысаларында башкарыла. Киңәшмәдә килешүләрне төзү эшен башкару белән бәйле сораулар каралды. Муниципалитетлар вәкилләре куйган сорауларның барысына да аңлатмалар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International