Татарстан Республикасы премьер-министры Илдар Халиков йөләмәсе буенча “Республика мөлкәт казнасы” Дәүләт бюджет учреждениесе республика милкендә булган Икмәк заводы урамындагы 3 нче һәм 6 нчы йорт адресында урнашкан тулай торакларны Казан шәһәренең муниципаль милкенә тапшырды. Документлар дәүләт теркәве үтү өчен Татарстан Республикасы буенча кадастр һәм картография, дәүләт теркәве Федераль хезмәте идарәсенә тапшырылды.