Язның беренче көнендә ел сан дәүләт хезмәтен үтүче хезмәткәрләргә физик тәрбия бирүне камилләштерү өчен шартлар тудыру һәм республика дәүләт учреждениеләрендә спорт хәрәкәтен саклау һәм үстерү максатыннан оештырыла торган Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләренең Спартакиадасы сезоны ачылды.
Яшел Үзән шәһәрендәге “Маяк” спорт комплексында үткән чаңгы ярышларында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы командасын Татьяна Дернова (Берләштерү-аналитик бүлеге), Энҗе Ганиева (җирләрне сату һәм арендалау бүлеге), Марсель Минуллин (корпаратив идарә итү, хосусыйлаштыру һәм икътисад бүлеге), Эдгар Мәхмүтов (җирләрне торак пункт чикләренә кертү һәи категорияләрен үзгәртү бүлеге) һәм Илнур Каримов (дәүләт заказлары һәм финанслар бүлеге) якладылар. Хатын-кызлар - 1 км, ир-атлар – 3 км дистанциядә ярыштылар.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы командасы ярышларда дус һәм лаеклы чыгыш ясады.