Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының җиргә хокукларны теркәүне һәм дәүләт җирләреннән нәтиҗәле файдалануны тәэмин итү бүлеге башлыгы Артур Галиев законсыз читләштерелгән җирләрне муниципаль милеккә кайтару буенча башкарылган эш турындагы мәгълүмат һәм хисапларны Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына үз вакытында тапшыру үтенече белән муниципаль хезмәткәрләр һәм җирле үзидарә органнарның юридик хезмәтләре хезмәткәрләре өчен укыту семинары чыгыш ясады.
Укыту семинары “Физик затлар милкенә җир кишәрлекләрен рәсмиләштергәндә хуҗалык саен кенәгәләр һәм алардан өземтәләр алып бару” темасына 2014 елның 25 февралендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов тарафыннан барлык республика районнары белән видеоконференцэлемтә режимында уздырылды.
Семинарда шулай ук түбәндәгеләр катнашты һәм чыгыш ясады:
Татарстан Республикасы Прокуратурасының коррупциягә каршы көрәш турындагы законнар үтәлешен күзәтчелеге бүлеге прокуроры М.М. Шәехов түбәндәге тема буенча: «Органнарның вазыйфаи затлары тарафыннан кылынган җиргә карата хокук мөнәсәбәтләре өлкәсендә коррупциячел җинаятьләрне ачу һәм законсыз читләштерелгән җирләрне муниципаль милеккә кайтару буенча Прокуратура роле”;
Федераль дәүләт теркәве, кадастр һәм картография хезмәте Татарстан Республикасы буенча идарәсенең физик затлар хокукларын дәүләт теркәвенә алу бүлеге башлыгы Э.И. Мөхәммәтгалиева түбәндәге тема буенча: «Физик затлар милкенә җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү өчен хуҗалык саен кенәгәләрдән өземтәләргә карата таләпләр»;
«Росреестр ФКП» ФДБУның Татарстан Республикасы буенча филиалының кадастр алып баруны тәэмин итү бүлеге башлыгы Э.И. Гайнетдинова түбәндәге тема буенча: «Дәүләт кадастрына белешмәләр кертү өчен нигез булырлык документ сыйфатында хуҗалык саен кенәгәдән өземтә».
Семинар азагында М.М.Ибәтов җирле үзидарә органнарының Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы белән норматив хокукый актларын законнарга туры китерү максатларында киләчәк хезмәттәшлеге турында үз теләкләрен белдерде.