ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы коллективы Кырым халкын яклау буенча үткәрелгән митингта катнашты

2014 елның 6 марты, пәнҗешәмбе

        5 март көнне Меңъеллык мәйданында Кырым Автоном Республикасын, аның күпмилләтле халкын яклау – Россия һәм Украина халкы арасындагы дуслыкны саклау өчен митинг үткәрелде. Митингны “Россия ветераннар берлеге” гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан бүлеге һәм “Ватан берлеге” төбәк иҗтимагый яшьләр оешмасы оештырды.

       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы коллективы карары буенча бу чарада министрлык хезмәткәрләре дә катнаштылар. Чара ахырында митингта катнашучылар резолюция кабул итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International