Геодезия һәм картография хезмәткәрләре көне белән!

2014 елның 6 марты, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле коллегалар!

Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы коллективы сезне Геодезия һәм картография хезмәткәрләре көне белән котлый!

       Картограф һәм геодезистлар хезмәте һәрвакыт мөһим булды. Аларның хезмәтеннән башка карта, атларлар да булмас иде, үз чиратында төзүчеләр, транспорт өлкәсендә эшләүчеләр һәм гомумән, заман тормышны да күз алдына китереп булмас иде. 

       Картограф һәм геодезистлар хезмәте елдан-ел актуальләшә бара.  Без җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә дәүләт политикасын тормышка ашыруда үзара хезмәттәшлекне югары бәялибез. Үзара тыгыз хезмәттәшлек иткәндә генә без көткән нәтиҗәләргә ирешә алачакбыз.

       Һәнәри бәйрәмегез хөрмәтеннән бу өлкәдәге барлык хезмәткәрләргә авыр эшегездә барлык киртәләрне уңышлы үтүне, хезмәт алдында куелган бурычларны үтәүне, оптимизм һәм күңел күтәренкелеге телибез!

      Cезнең җаваплы эшчәнлегегез яңа җиңүләр һәм үсешләр белән дан казаныр дип ышанып калабыз!

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International