11.03.2014 ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, тарифлар буенча Татарстан Республикасының Дәүләт комитеты һәм Түбән Кама муниципаль районының Башкарма комитеты вәкилләре катнашында киңәшмә үтте.
Киңәшмәдә Түбән Кама шәһәрендәге трамвай юлларын төзекләндерү, хәрәкәт итүче составны яңарту һәм Көньяк урамы буенча трамвай челтәре үсеше перспективалары максатыннан чаралар табу сораулары көн тәртибендә каралды.
Киңәшмә нәтиҗәсендә Түбән Кама муниципаль районына көйләнелә торган тариф буенча халыкны йөртү буенча компенсациянең финансланмаган өлешен каплау өчен чаралар табарга, Түбән Кама шәһәренең «Горэлектротранспорт» дәүләт унитар предприятие җитәкчеләренә килешү комиссиясендә карау өчен тарифлар буенча ТР Дәүләт комитеты адресына тариф эше әзерләү тәкъдим ителде.