ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында “ТР Президентының Эшләр идарәсе каршындагы Мәгълүмати-басма үзәге” дәүләт унитар предприятиесен хосусыйлаштыру сораулары каралды

2014 елның 12 марты, чәршәмбе

       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Фәрит Мусин рәислегендә “ТР Президентының Эшләр идарәсе каршындагы Мәгълүмати-басма үзәге” дәүләт унитар предприятиесен хосусыйлаштыру сораулары буенча киңәшмә үтте. Бу предприятие Татарстан Республикасының дәүләт мөлкәтен хосусыйлаштыруның 2014 ел планына кертелгән.

       Киңәшмә нәтиҗәләре буенча, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының 11.03.2014 № 457-р “ТР Президентының Эшләр идарәсе каршындагы Мәгълүмати-басма үзәге” дәүләт унитар предприятиесен хосусыйлаштыруга әзерлеге турында” боерыгы кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International