Вакантлы вазифаларга конкурс үткәрү буенча комиссия утырышы булды

2014 елның 12 марты, чәршәмбе

        Кичә, 2014 елның 11 март көнне, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Фәрит Мусин җитәкчелегендә дәүләт гражданлык хезмәтенең түбәндәге вакантлы вазифаларына конкурс үткәрү буенча комиссия утырышы булды:

·        хокук идарәсе җитәкчесе;

·        мөлкәт идарәсенең торак күчемсез мөлкәт, торак-коммуналь һәм юл хуҗалыклары бүлегенә әйдәп баручы киңәшче;

·        җир ресурслары идарәсенең җир сораулары буенча җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлек итүне оештыру бүлегенә әйдәп баручы консультант;

·        кадастр мөнәсәбәтләре бүлеге җитәкчесе;

·        кадастр мөнәсәбәтләре бүлегенә әйдәп баручы консультант.

        Конкурста вакантлы вазифа урыннарына 14 дәгъвачы катнашты. Конкурста катнашучылар тарафыннан эшләнгән практик биремнәр һәм конкурс комиссиясе әгъзалары катнашында үткәрелгән әңгәмә нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнелде. Алда әйтелеп үткән вакантлы вазифалар тәртибендә:

·        Хәкимов Руслан Рөстәм улы;

·        Камалова Гүзәл Нурислам кызы;

·        Рәхимова Ләйсән Динар кызы;

·        Хисмәтуллин Марат Әнәс улы;

·        Садертдинова Юлия Ленар кызы конкурста җиңеп чыктылар. 

       Барысын да яңа хезмәт вазифалары белән котлыйбыз һәм уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International