Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы вәкилләре катнашында әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм булган ятим балаларны фатир белән тәэмин итү сораулары буенча киңәшмә үтте. Киңәшмәдә ятим балаларның кайда торуына карап фатир белән тәэмин итү механизмы каралды.
2014 елда 309 ятим балага фатир тапшыру каралган, гомуми финанслау күләме 317 134, 6 мең сумны тәшкил итә. Шуларның 233 728, 2 меңе Татарстан Республикасы бюджеты чараларыннан, 83 406,4 меңе - федераль бюджет чараларыннан бүлеп бирелә.