Татарстанда күп балалы гаиләләргә 20 129 җир кишәрлеге бирелде

2014 елның 13 марты, пәнҗешәмбе

        2014 елның 12 мартына булган мәгълүматлар буенча, республикада күп балалы гаиләләрдән кабул ителгән гаризалары буенча җир кишәрлеге алу исемлегенә 25 081 дәгъвачы, шул исәптән Казан шәһәрендә – 5 239, Яр Чаллы шәһәрендә – 3 083 гаилә исемлеккә керде.

        Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасында барлыгы, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен исәпкә алып, 24 512 җир кишәрлеге кадастр исәбендә теркәлгән. Казанда – 2 173, Яр Чаллыда -2 327 җир кишәрлеге.

       Бүгенге көндә республиканың иң төп бурычларның берсе булып күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү тора. Татарстанның 43 муниципаль районында, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрендә гаиләләрнең гомуми өлешлек милкенә 20 129 җир кишәрлеге бирелгән. Бу - җир алучылар исемлегенә кертелгәннәнең 80,26 % тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International