Муниципаль берәмлекләр тарафыннан «Халык инвентаризациясе» акциясенең үтәлеше турында

2014 елның 17 марты, дүшәмбе

       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына республиканың 43 муниципаль берәмлегеннән килгән мәгълүматлар буенча «Халык инвентаризациясе» акциясендә барлыгы 489 кеше катнашкан. Алардан җир кишәрлекләренә кагылышлы 580 һәм 378 биналарга кагылышлы мөрәҗәгать килгән.

      Нәтиҗәле эшләүче Арча, Баулы, Тукай һәм Чүпрәле районнарының җирле үзидарә органнарын билгеләп үтәргә кирәк. Алар тарафыннан табылган күчемсез милек объектлары барлык санның 80% ын тәшкил итә.

       Шул ук вакытта мөрәҗәгать итүчеләр булмавы, яки 1-2 мөрәҗәгать булуы  турында мәгълүмат бирүче 23 җирле үзидарә органнарының начар эшләвен дә билгеләмичә булмый. Бу фактлар, аларның халыкка  бу акция турында җитәрлек дәрәҗәдә  мәгълүмат бирмәвен раслый.

       «Халык инвентаризациясе» акциясе 01.05.2014 кадәр дәвам итә. Барлык гражданнарның да бу акциядә катнашырга чакырабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International