ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында гражданнарының кадастр инженерлары эшенә канәгатьсезлек белдергән шикаятьләре каралды

2014 елның 19 марты, чәршәмбе

       Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Лаеш һәм Спасс районнары гражданнарының кадастр инженерлары эшенә канәгатьсезлек белдергән шикаятьләре каралды. Киңәшмәдә шикаять белдерүче гражданнар, кадастр инженерлары, “Татарстан Республикасының кадастр инженерлары берләшмәсе” КП җитәкчесе катнаштылар. Гражданнарның претензияләре, кадастр инженерларының аңлатмалары тыңланылды. Канәгатьсезлекләр нигездә җир кишәрлекләре чикләрненең күрше җир кишәрлекләре хуҗалары белән килешмәгәнлеге турында иде. 

       Җир сораулары суд тәртибендә генә хәл ителгәнлектән, гражданнарга алдагы гамәлләр турында рекомендацияләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International