Дәүләт мәгълүмат системалары сораулары буенча укыту семинары

2014 елның 19 марты, чәршәмбе

       “Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүне оештыру турындагы 27.07.2010 N 210-ФЗ Федераль законны, ТР Министрлар Кабинетының “Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль түләүләр турындагы мәгълүмат системалары” Татарстан Республикасының дәүләт мәгълүмат системалары турындагы” 16.12.2013 года № 995 карарын үтәү максатыннан, шулай ук Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль түләүләр турындагы мәгълүмат системалары белән мәгълүмати хезмәттәшлек итү буенча эшне активлаштыру максатыннан ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында күрсәтелгән система сораулары буенча укыту семинары үткәрелде.

       Семинарда Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль түләүләр турындагы мәгълүмат системалары мөмкинлекләре, шулай ук физик һәм юридик шәхесләрдән төрле килешмәләр буенча Татарстан Республикасы бюджетына керәчәк табышларның түләү мәгълүматларын кертү турындагы сораулар каралды.

       Бу система белән эшләүчеләр, аларның тиешле мәгълүматларны кертү эшенләге роле билгеләнелде. Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль түләүләр турындагы мәгълүмат системалары баәлангыч этапта 2014 ел башыннан ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы администратор булган салым булмаган табышлардан кергән түләүләр турындагы мәгълүматларны кертүне таләп итә. Аннары системада түләүләргә карата мәгълүмат яңартылып барылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International