ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында “№2 Республика клиник хастаханәсе” Дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең оператив идарәсендә булган Волков урамы, 18 адресы буенча урнашкан бинаның Дәүләт Федераль университетына бушлай файдалануга тапшыру сораулары буенча киңәшмә үтте. Татарстан Республикасының Дәүләт Федераль университетын финанслау кысаларында бу объект киләчәктә укыту-лаборатор эшләр алып бару корпусы итеп федераль милеккә тапшырылачак.
Бу киңәшмәдә Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау министры, Дәүләт Федераль университеты ректоры, министрлыгында “№2 Республика клиник хастаханәсе” Дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең баш табибы катнаштылар.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләренең кызыксынган яклар куйган шартларны истә тотып бинаны тапшыру турында тиешле карар кабул итүгә әзерлек турында карар кабул ителде.