«Казан-Миннибаево газүткәргечен үзгәртеп кору» инвестицион проектын тормышка ашыру турында

2014 елның 20 марты, пәнҗешәмбе

       2014 елның 14 мартында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә «Казан-Миннибаево газүткәргечен үзгәртеп кору» инвестицион проектын тормышка ашыру турында киңәшмә үтте. Бу сорау буенча фикер алышуда Питрәч муниципаль районы башкарма комитеты, «Газпром инвест Юг» ҖЧҖ, «Газпром центрремонт» ҖЧҖ вәкилләре катнаштылар.

       Киңәшмә барышында Татарстан Республикасының Питрәч һәм Лаеш муниципаль районнарында һәм Казан шәһәрендәге җир кишәрлекләрен теркәү вакытында килеп чыккан проблемалы сораулар каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International