Бүген, 20 март көнне Казан Федераль Университетының гражданлык һәм эшмәкәрлек хокукы кафедрасы доценты Рөстәм Ганиев лекцияләрендә шәһәр төзелеше эшчәнлегендәге хокукый җайлау турындагы актуаль сораулар каралды. Шулай ук Татарстан Республикасы буенча Федераль Антимонополия хезмәте идарәсенең органнарны конрольдә тоту бүлеге җитәкчесе Никита Корепатов муниципаль мөлкәтне сату буенча аукционнар үткәрү сорауларын яктыртты.
Лекцияләр барышында лекторлар семинар катнашучыларының өстәмә сорауларына да җавап бирделәр.