«ТР Бәяләүчеләр союзы» КП еллык гомум җыелышы нәтиҗәләре

2014 елның 21 марты, җомга

       20 март көнне «ТР Бәяләүчеләр союзы» Коммерциясез Партнерлыгы әгъзаларының еллык гомум җыелышы узды. Җыелышта Партнерлык әгъзалары-оешмалары, ТР Министрлар Кабинеты, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы вәкилләре һәм җитәкчеләре катнаштылар.

       Идарәчелекнең һәм башкарма дирекция эшенең 2013 ел нәтиҗәләре буенча исәп-хисаплары тыңланылды, 2014 елга финанс планы расланылды. «ТР Бәяләүчеләр союзы» КП идарәчелегенең яңа составы сайланылды. Анда Валерий Аксанов (ТР Министрлар Кабинеты), Ирина Антонова (ИЭУП), Ольга Грипась ("Внешаудит" ҖЧҖ), Дмитрий Захматов (Татарстанның бәяләүчеләр җәмгыяте), Людмила Казанова ("НКФ" ҖЧҖ), Игорь Карасев (ИК   Бизнес - Содействие"), Светлана Корягина ("ЗАМАН" Инженерлык үзәге), Артем Костин (ТР буенча Росреестр идарәсе), Андрей Лисичкин (АК «Центр аудита и консалтинга»),  Фәрит Мусин (ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы), Лена Хамзина (РГУП " Технической инвентаризация Бюросы"), Танзиля Удод ("ЭКСКО-үзәк "Бәяләүче" ҖЧҖ).

       «ТР Бәяләүчеләр союзы» Коммерциясез Партнерлыгы президенты итеп бертавыштан 2012-2014 елларда эшләгән Андрей Лисичкин сайланылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International