Укыту сеиминарының соңгы көнендә ТР муниципаль берәмлекләренең җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палаталары һәм идарәләре җитәкчеләре өчен мәгълүмат белән “Бердәм Россия” региональ бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Кондратьев чыгыш ясады.
Лектор Роман Шкаликов тарафыннан җир кишәрлекләре әйләнешендә суд-арбитраж практикасы, җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә барлыкка килгән халык алды-хокукый мәнфәгатьләрне яклау алымнары турындагы темалар яктыртылды.
Семинар министрлыкның структур подразделениеләре җитәкчеләре катнашында үткән “Түгәрәк өстәл” белән төгәлләнде. Анда ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм республиканың муниципаль берәмлекләре башлыклары арасында үзара хезмәттәшлек итү турындагы яңа килешү төзү сораулары каралды. Шулай ук семинар катнашучыларының һөнәри эшчәнлекләре буенча күп төрле сорауларга җаваплар бирелде.