«Казан» сәнәгать паркы» ААҖ директорлар советы составы үзгәрде

2014 елның 26 марты, чәршәмбе

       Бердәнбер акционер буларак ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан 2014 елның 25 мартыннан«Казан» сәнәгать паркы» ААҖ директорлар советының яңа составы расланды.

        Яңартылган директорлар советы составына:

Титов Николай Леонид улы – Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары;

Мусин Фәрит Шаһит улы –Татарстан Республикасының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары;

Сибгатуллин Рөстәм Рәфкатъ улы – Татарстан Республикасының икътисад министры урынбасары;

Нигмәтуллин Рөстәм Камил улыКазан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесенең  икътисад, транспорт, җир һәм мөлкәт сораулары буенча  беренче урынбасары;

Байтемиров Камияр Мижагит улыТатарстанның крестьян хуҗалыклары һәм фермерлар ссоциациясе рәисе;  

Миннахмәтов Җәүдәт Мидехәт улы“Татарстан Республикасының инженерлык челтәре үсеше һәм ягулык саклау технологияләрнең газификацияләү фонды” ДКУ генераль директоры.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International