2014 елның 26 мартында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә «Олимп» ҖЧҖ милкендә булган җир кишәрлеген “Җиңү Проспекты” метросы станциясе янындагы демонтаж камерасы төзү өчен арендага бирү сораулары буенча киңәшмә үтте.
Бу сорауны карау өчен “Җир асты транспорты корылмалары төзү буенча дирекция» ДКУ һәм «Олимп» ҖЧҖ вәкилләре чакырылганнар иде.
Киңәшмә барышында җир кишәрлеге һәм күчемсез милек объектларыннан файдаланган өчен аренда түләвен исәпләү методикасы билгеләнде.