25.03.2014 ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Рөстәм Мерзакреев рәислегендә торак пункт чикләре белән киселешле булган авылларның чикләрен билгедәү буенча халык алдында тыңлаулар нәтиҗәләре бунча киңәшмә үтте. Киңәшмәдә ТР Юстиция министрлыгы, Алексеевск, Апас, Биектау, Теләче, Кама Тамагы, Югар Ослан районнары һәм РКЦ «Земля» ААҖ вәкилләре, шулай ук министрлык белгечләре катнаштылар.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча муниципаль районнарга ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына муниципаль берәмлекләрнең статусларын һәм территория чикләрен билгеләү турындагы законнар проектларын әзерләү максатыннан ТР Юстиция министрлыгына тапшыру өчен тулы пакет документларны тапшыру йөкләнелде.