Районара чикләрне килешү сораулары каралды

2014 елның 27 марты, пәнҗешәмбе

        26.03.2014 ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Рөстәм Мерзакреев рәислегендә ТР Юстиция министрлыгы, РКЦ «Земля», Буа, Чүпрәле, Алабуга, Түбән Кама һәм Мамадыш муниципаль районнары вәкилләре катнашында  районара чикләрне килешү сораулары буенча киңәшмә узды.

       Киңәшмә нәтиҗәләре буенча Буа, Чүпрәле районнары чикләре килешенде, Алабуга, Түбән Кама һәм Мамадыш муниципаль районнары килешүгә бармадылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International