ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы командасы шахмат турнирында катнашты

2014 елның 28 марты, җомга

       27.03.2014 Нәҗметдинов исемендәге шахмат үзәгендә шахмат буенча Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль спартакиадасы башланып китте.

       Татарстан Республикасының  министрлык һәм ведомстволарының 28 командасы арасында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы командасы – Илнур Кәримов (финанслар һәм дәүләт заказлары бүлеге), Андрей Сарыков (ТР дәүләт милке реестры бүлеге) һәм Нинэлла Вафина (икътисад, хосусыйлаштыру һәм корпоратив идарә итү бүлеге) хезмәткәрләре катнашалар.

       Ярыш катнашучылары швейцар системасы буенча 9 турда (көнгә 3 әр тур) һәр катнашучыга контроль 15 минут вакыт белән уйныйлар.

       Ярышлар 29 мартка кадәр барачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International