27.03.2014 Татарстан Республикасы буенча Росреестры идарәсендә кадастр инженерларын аттестацияләүнең чираттагы квалификация имтиханнары үткәрелде.
Рөхсәт ителгән 18 кешенең квалификация имтиханнарын тапшыруга 17 е килде. Имтихан сынауларын уңышлы үткән 6 кеше кадастр инженеры аттестатлары алачак.
Кадастр мөнәсәбәтләре белгечләре мәгълүматлары буенча, республикада 685 кеше кадастр инженеры аттестаты алган, шуларның 23 е аттестатларны 2014 елны алды.
Кадастр инженерларын аттестацияләүнең чираттагы квалификация имтиханнары 08 апрельдә үткәреләчәк.