Кичә, 02.04.2014, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә “Идел дәүләт су транспорты академиясенең Казан филиалы” су транспорты өчен кадрлар әзерләү Кампусы төзү максатыннан укыту корпусларын үзгәртеп төзү турында киңәшмә үтте. Кампус төзү проектын тормышка ашыру максатыннан 2450 кв. м мәйдандагы академия җирләрен «СК «Татфлот» ААҖ арендалап торган Казан шәһәре Порт урамындагы 1639 кв.м мәйдандагы җир кишәрлеген һәм ТОО “Сәяр” өчен бирелгән җирләрдән 1400 кв.м мәйдандагы җир кишәрлекләрен бирү юлы белән киңәйтү мөһим.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча “СК “Татфлот” ААҖ җир кишәрлекләрен федераль милеккә тапшыру механизмы буенча тәкъдимнәр кертергә, Казан шәһәре башкарма комитетына 1400 кв.м мәйдандагы җир кишәрлекләрен тапшыру механизмы буенча тәкъдим кертү эшләре йөкләнелде.