Чуваш Республикасының мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре министлыгы делегациясе белән очрашу

2014 елның 4 апреле, җомга

       Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә Чуваш Республикасы коллегалары белән себер язвасы үләт чокырлары һәм биотермик чокырларга кагылышла сораулар буенча тәҗрибә уртаклашу үзды.

       Очрашуда ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгынң җитәкче хезмәткәрләре, ТР Министрлар Кабинетының ветперинария баш идарәсе һәм “Техник инвентаризация бюросы” республика дәүләт унитар предприятиесе вәкилләре катнаштылар.

       Кунаклар ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы эшчәнлеге , төп бурычлары, бүгенге көндә министрлык тарафыннан чишелә торган проблемалар белән таныштылар. Күрше республика вәкилләренең игътибары  биотермик чокырлар һәм үләт чокырларын эксплуатацияләү режимын тиешле дәрәҗәдә тәэмин итү буенча тәҗрибә уртаклашуга юнәлтелгән иде. Коллегаларга Татарстан Респубикасында бу объектларга карата кабул ителгән закон һәм норматив актлар турында , техник паспортизация,ТР хокукына  дәүләт теркәве үткәрү буенча башкарылган эшләр турында сөйләнелде, шулай ук себер язвасы үләт чокырлары һәм биотермик чокырлары турындагы мәгълүматларның ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләреминистрлыгының геомәгълүмати системаларына урнаштыру да күрсәтелде. Кунакларның барлык сорауларына да җенлекләп җаваплар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International