ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Рөстәм Мерзакреев – эш группасы җитәкчесе рәислегендә Күчемсез милек дәүләт кадастрына муниципаль берәмлек һәм торак пункт чикләре турындагы мәгълүматларны өчен тапшыру һәм билгеләү буенча ведомствоара эш группасы утырышы узды.
Утырыш эшендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, ТР буенча картография, кадастр, дәүләт теркәве Федераль хезмәте идарәсе, Кадастр палатасы, ТР Юстиция министрлыгы, «РКЦ «Земля» ААҖ вәкилләре катнаштылар.
Утырыш катнашчылары тарафыннан күчемсез милек дәүләт кадастрына муниципаль берәмлек һәм торак пункт чикләре турындагы мәгълүматларны кертү буенча 2014 елда планлаштырылган чараларны төгәлләү өчен тиешле эш башкару сораулары каралды.