2014 елның 5 апреле көнне Татарстан Республикасының дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында узган волейбол ярышларының группалы этабы узды.
ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгың матбугат хезмәте мәгълүматы буенча, волейбол ярышларында республиканың 31 министрлыгы һәм ведомствосыннан 300 гә якын хезмәткәр катнаша.
Уеннарның плей-офф сериясе 12 апрель көнне үтәчәк.