Татарстан Республикасы милкендәге төп фондны исәптән төшерү буенча комиссия 2014 елның I кварталына нәтиҗәләр ясады

2014 елның 9 апреле, чәршәмбе

        Татарстан Республикасы милкендәге төп фондны исәптән төшерү буенча комиссия тарафыннан 2014 елның I кварталында 128 оешмадан килгән гариза каралды. Барлык гаризалар буенча 119 оешмага исәптән төшерү рөхсәте бирелде: 1 172 мөлкәт объекты исәптән төшерелде, шул исәптән: 1004 берәмлек оргтехника, эш коралы һәм җайланма, 135 автотранспорт чарасы,   мораль һәм физик яктан искергән, эксплуатацияләүгә яраксыз 33 бина һәм корылма.

       Комиссия эше нәтиҗәләре буенча 10 оешмага амортизацияне дөрес исәпләмәгән өчен исәптән төшерү кире кагылды. Аларның күчемсез милек объектларына һәм җир кишәрлекләренә тиешле документлары булмаган. Исәптән төшерүгә бирелгән 9 транспорт чарасы аукцион аша сатылуга җибәрелде.

       Исәптән төшерелгән объектларның иң күбесе ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы (476 берәмлек), Тр Гадәттән тыш хәлләр һәр гражданлык оборонасы эшләре буенча министрлык (235 берәмлек), ТР Мәдәният министрлыгы (110 берәмлек), Тр Фән һәм мәгариф минитсрлыгы (82 берәмлек) учреждениеләренә туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International