«Халык инвентаризациясе» акциясе буенча мәгълүматны “Халык контроле” дәүләт мәгълүмати системасы аша җибәрергә мөмкин

2014 елның 9 апреле, чәршәмбе

       2012 елның апреленнән Татарстан Республикасында гражданнарга проблемаларны урында хәл итәргә мөмкинлек бирүче “Халык контроле” дәүләт мәгълүмати системасы гамәлгә керде. Система аркылы кешеләр үзләрен борчыган көндәлек проблемаларын, шикаятьләрен бирә алу хокукы алдылар.

       2014 елның 02 апреленнән ТР Элемтә һәм информатизация министрлыгы тарафыннан бирүче “Халык контроле” дәүләт мәгълүмати системасына тагын бер категория - «Халык инвентаризациясе» өстәлде. Ул халыктан буш яткан җир кишәрлекләре, биналар турында мәгълүмат алу инструменты буларак кулланылачак. Халыктан килгән хәбәрләр буенча җирле үзидарә органнары ул җирләр, биналар турында хуҗалык кирәген тәэмин итүче тиешле чаралар күрергә тиеш булачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International