08.04.2014 Татарстан Республикасы буенча Росреестры идарәсендә кадастр инженерларын аттестацияләүнең чираттагы квалификация имтиханнары үткәрелде.
Рөхсәт ителгән 18 кешенең квалификация имтиханнарын тапшыруга 17 е килде. Имтихан сынауларын уңышлы үткән 7 кеше кадастр инженеры аттестатлары алачак.
Кадастр мөнәсәбәтләре белгечләре мәгълүматлары буенча, республикада 694 кеше кадастр инженеры аттестаты алган, шуларның 30 ы аттестатларны 2014 елны алды.
Кадастр инженерларын аттестацияләүнең чираттагы квалификация имтиханнары 20 майда үткәреләчәк.