Дәүләт унитар предприятиеләре һәи ачык акционерлык җәмгыятьләренең финанс-хуҗалык эшчәнлекләрен контрольдә тоту һәм анализлау буенча эш группасының чираттагы утырышы узды

2014 елның 11 апреле, җомга

       10.04.2014 министр урынбасары Фәрит мусин җитәкчелегендә акцияләре дәүләт милкендә булган Дәүләт унитар предприятиеләре һәи ачык акционерлык җәмгыятьләренең финанс-хуҗалык эшчәнлекләрен контрольдә тоту һәм анализлау буенча эш группасының чираттагы утырышы узды. Утырышта эш группасы әгъзаләре тарафыннан 2013 ел нәтиҗәләре буенча “ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы санитар транспортының Түбән Кама автопредприятиесе” ДУП, «НПО «Геоцентр» ТР ДУП, ТР Гадәттән тыш хәлләр һәм ГО эшләре буенча министрлыкның максатчан программалар дирекциясе ТР ДУП, “Татар китап басмасы” ТР ДУП һәм “Шәһәр электр транспорты” ТР ДУП (Түбән Кама шәһәре) оешмаларының финанс-хуҗалык эшчәнлекләре анализланды.

«НПО «Геоцентр» ТР ДУП, “Татар китап басмасы” ТР ДУП эшчәнлекләрендә уңай тенденцияләр билгеләнде.

       ТР Гадәттән тыш хәлләр һәм ГО эшләре буенча министрлыкның максатчан программалар дирекциясе ТР ДУП һәм “ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы санитар транспортының Түбән Кама автопредприятиесе” ДУП финанс-хуҗалык эшчәнлекләре нәтиҗәләре канәгатьләнмәслек дип билгеләнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International