10 һәм 11 апрель көннәрне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы карамагындагы ДБУ “Республика мөлкәт казнасы” тарафыннан заказлы ачык аукционнар үткәрелде:
- Казан шәһәре, Маршрут урамы, 7 адресы буенча урнашкан 95,6 кв.м. мәйданлы № 1000 яшәү өчен булмаган бүлмә – сатучыга оператив идарә итү хокукында беркетелгән дәүләт мөлкәтен сату бәясе буенча хакын күтәрүгә ачык формада тәкъдимнәр кертү юлы белән аукционда сату;
- автотранспорт чараларын сату бәясе буенча хакын күтәрүгә ачык формада тәкъдимнәр кертү юлы белән аукционда сату. Сатуга куелган 7 лотның 6 сы сатылды.