11.04.2014 ТР һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Мөлкәт идарәсе җитәкчесе Фәнисә Сафина җитәкчелегендә күчемсез милекне муниципаль милектән республика милкенә кабул итү, яки республика милкеннән муниципаль милеккә тапшыру сораулары буенча комиссия утырышы булды. Утырышта комиссия әгъзалары белән берлектә республика муниципаль районнарның мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре Палаталары вәкилләре күчемсез милекне республика милкеннән муниципаль милеккә тапшыру турындагы 8 тәкъдиме һәм сәламәтлек саклау учреждениеләрен республика милкенә кабул итү турындагы 2 тәкъдим каралды.
Комиссия утырышы нәтиҗәләре буенча барлык тәкъдимншр дә канәгатьләндерелде.