ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы муниципаль берәмлекләрнең җитәкчеләре белән семинар- киңәшмәләрдә катнашалар

2014 елның 11 апреле, җомга

       7.04.2014 Әлмәт шәһәрендә министр урынбасары Фәрит Мусин катнашында һәм и  9.04.2014 шәһәр тибындагы Аксубай бистәсендә министр урынбасары Рөстәм Шәмеев катнашында муниципаль берәмлекләрнең җитәкчеләре белән семинар- киңәшмәләрдә үтте. Бу киңәшмәләрнең һәркайсында тиешле территория зоналарның 7 муниципаль районы вәкилләре катнашты. Министр урынбасарлары чыгышларында муниципаль дәрәҗәдәге җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендәге актуаль сораулар каралды. Зур игътибар җирле бюджетка керүче резервлардан файдалануның үсешенә, мөлкәтне нәтиҗәле файдалануга бирелде, шулай ук территориаль планлаштыру, торак пунктларны киңәйтү, хуҗасыз мөлкәтне теркәү һәм башка сораулар каралды.

       Бу чаралар башка зоналарда да дәвам итәчәк. Бүген, 11.04.2014 семинар Түбән Кама шәһәрендә министр урынбасары Рөстәм Шәмеев катнашында үтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International