11.04.2014 ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Рөстәм Мерзакреев җитәкчелегендә торак пунктлар чикләре белән киселешләре булган авыл җирләре чикләрен билгеләү буенча киңәшмә үткәрелде. Киңәшмәдә республиканың 11 Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палаталары вәкилләре катнаштылар (Әгерҗе, Әлмәт, Апас, Баулы, Буа, Лаеш, Лениногрск, Менделеевск, Нурлат, Теләче, Чистай).