2014 елның 16 апрелендә Казанда Күчемсез милек форумы узды

2014 елның 17 апреле, пәнҗешәмбе

       2014 елның 16 апрелендә “Корстон” күңел ачу үзәгенең “Пушкин” залында ТР бәяләүчеләр союзы ярдәмендә ел саен үткәрелә торган Күчемсез милек форумы узды. Күргзәмә карауда һәм форумныэ эшлекле өлешендә партнерлыкның әгъзаләре, банк вәкилләре, риэлторлык һәм бәяләү оешмалары, матбугат чаралары вәкилләре, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Фәрит Мусин, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләренең бәяләү бүлеге җитәкчесе Лариса Швецова һәм министрлык хезмәткәрләре катнаштылар.

       “Түгәрәк өстәл” барышында Партнерлык Президенты Андрей Лисичкин, “ТР Бәяләүчеләр Союзы” партнерлыгы әгъзаләре Артем Костин һәм Дмитрий Захматов бүгенге көндә актуаль булган җир кишәрлекләренең кадастр бәясе турындагы сорауларга җаваплар бирделәр. Аерым игътибар җирләрне бәяләүне суд аша дәгъвалауны чишү сорауларына да кагылды. Шулай ук Андрей Лисичкин ТР Бәяләүчеләр союзының эшчәнлеге юнәлешләре, Татарстан Республикасында бердәм бәя зоналары системасы булдыру турында сөйләде.

       ТР Риэлторлар гильдиясе тарафыннан күчемсез милек мониторингының мультилистинг системасы презентацияләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International