ИТ-лицейда укучыларны урнаштыру өчен Универсиада авылындагы студентлар тулай торагы бинасы урнашкан җир кишәрлегенә хокукны теркәү сораулары каралды

2014 елның 17 апреле, пәнҗешәмбе

       16.04.2014 ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында ИТ-лицейда укучыларны урнаштыру өчен Универсиада авылындагы студентлар тулай торагы бинасы урнашкан җир кишәрлегенә хокукны теркәү сораулары буенча киңәшмә узды.

       Тулай торак бинасын Физик тәрбия, спорт һәм туризмның Идел Буе дәүләт академиясеннән Казан федераль университетына тапшыру соравы эле бүгенге көндә әле хәл ителмәгән. Ләкин Татарстан Республикасы буенча Россия милке территориаль идарәсенең һәм Академиянең тулай торакны Казан федераль университетына тапшыруга ризалыгын исәпкә алып, киңәшмәдә тулай торак урнашкан җир кишәрлеген дә тапшыру турында карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International