Идел дәүләт су транспортының Казан филиалы җир кишәрлеген киңәйтү күздә тотыла

2014 елның 17 апреле, пәнҗешәмбе

       ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында  «СК «Татфлот» ААҖ арендалаган Казан шәһәре, Портовая урамындагы җир кишәрлеген һәм муниципаль милектәге җир кишәрлекләрен биреп, “Идел дәүләт су транспорты академиясенең Казан филиалы” территориясен киңәйтү сораулары каралды.

       “(2010-2020 елларда) Россия транспорт системасын үстерү” федераль максатчан программасына кергән “Эчен су транспорты” программасында Идел дәүләт су транспорты академиясенең уку корпусларын үзгәртеп кору каралган. «Татинвестгражданпроект” ДУП тарафыннан әзерләнгән кампус төзелеше проектын тормышка ашыру өчен Идел дәүләт су транспорты академиясе җирләрен киңәйтү мөһим.

     Киңәшмә нәтиҗәләре буенча “СК “Татфлот” ААҖ, Казан шәһәре башкарма комитетына һәм РФ Росмөлкәт территориаль идарәсенә күрсәтелгән җир кишәрлекләрен тапшыру буенча тәкъдим кертү йөкләнелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International