ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы шартлы янгын вакытында хезмәткәрләрне һәм министрлыкка килгән гражданнарны эвакуацияләү буенча өйрәнүләр уздырылды. Өйрәнүләр вакытында бинаның 5 катиындагы фойеда шартлы янгын чыгу урыны табылды һәм бинадан кешеләрне чыгару һәм “янгынны” сүндерү чаралары күрелде.
Янгын куркынычлыгы турында хәбәр бирүче сиренадан соң ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре тиз генә бинадан куркынычсыз урынга чыктылар.
Эвакуация вакытының 3 минут 28 секунд ваыкт эчендә төгәлләнүе хезмәткәрләрнең оешканлыгын һәм мондый гадәттән тыш очракларга яхшы әзерлеген күрсәтте.
Өйрәнүләр вакытында хәбәр итү системаларын, винтиляция, хезмәткәрләрнең гадәттән тыш хәлләргә әзерлеге тикшерелде.