ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы вәкилләре муниципаль берәмлекләрнең җитәкчеләре белән семинар- киңәшмәләрдә катнашалар

2014 елның 18 апреле, җомга

       15.04.2014 Менделеевск шәһәрендә һәм 16.04.2014 Кама Тамагы шәһәр тибы бистәсендә министр урынбасары Рөстәм Мерзакреев катнашында муниципаль берәмлекләрнең җитәкчеләре белән семинар- киңәшмәләр үтте. Бу киңәшмәләрнең һәркайсында тиешле территория зоналарның  муниципаль районы вәкилләре катнашты. Министр урынбасары чыгышларында муниципаль дәрәҗәдәге җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендәге актуаль сораулар каралды. Зур игътибар җирле бюджетка керүче резервлардан файдалануның үсешенә, мөлкәтне нәтиҗәле файдалануга бирелде, шулай ук территориаль планлаштыру, торак пунктларны киңәйтү, хуҗасыз мөлкәтне теркәү һәм башка сораулар каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International