Татарстан Республикасының Министрлар Кабинетының 20.03.2003 № 150 “Татарстан Республикасының дәүләт милке Реестры турындагы Положениесен раслау турындагы” карарын үтәү максатыннан министрлык ел саен ТР Дәүләт милке Реестрын актуальләштерү үткәрә. Юридик шәхесләрдән документларны кабул итү министрлыкның 1 катында урнашкан “бердәм тәрәзә” кабул итү залында үтә.
Оешма җитәкчеләренең исләренә төшерәбез, дәүләт милке белән төрле хокукта идарә итүчеләр мөлкәт составы турындагы исәп документларын 2014 елның 30 апреленә кадәр тапшырырга кирәк. Документларны тапшыру графигы, исәп документларын әзерләү программасының яңа версиясе, яңартылган методик тәкъдимнәрне министрлыкның рәсми сайтында (mzio.tatarstan.ru), “Белешмәләр” бүлегендә (“Татарстан Республикасы дәүләт милкен "ТР дәүләт милке Реестрына" кертү буенча мәгълүмат” бүлекчәсендә) табарга мөмкин.