ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы карамагындагы “Матди тәэмин итү идарәсе” Дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәрләре агымдагы атнада Казан шәһәренең Космонавтов, 59 бинасы янындагы территорияне тәртипкә китерү эшләрен башкардылар. Чүпләрне җыйдылар, юл читендәге бордюрларны агарттылар. Шимбә, урман утырту көнендә территорияне яшелләндерү максатыннан 20 чыршы утырттылар.