Узган шимбә, 26 нчы апрель көнне, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм аның карамагындагы учреждениеләр хезмәткәрләре “Урман утырту көне”дип игълан ителгән табигатьне саклау республикакүләм акциясе кысаларында үткәрелгән чарада катнашты. Алар Матюшино участогы урманчылыгында ылыслы агачлар – карагач агачлары утыртуда активлык күрсәттеләр.
Урман утырту көне беренче тапкыр 2011 нче елны Берләшкән милләтләр җәмгыяте игълан иткән Халыкара урман елында үткәрелгән иде.