Коррупциягә каршы көрәш проблемалары турында сөйләшенде

2014 елның 30 апреле, чәршәмбе

       Май бәйрәмнәре алдыннан ТР Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе тарафыннан “Коррупциягә каршы көрәштә иҗтимагый берләшмә һәм оешмаларның роле” темасына “Түгәрәк өстәл” оештырылды.

       “Түгәрәк өстәл” дә катнашучылар каршында ТР Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе җитәкчесе Марс Бәдретдинов, Татарстан Республикасының Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин, Татарстан Республикасы Прокуратурасы бүлеге җитәкчесе Ринат Латыйпов, ТР буенча ЭЭМ коррупциягә каршы көрәш һәм икътисади иминлек идарәсе җитәкчесе Илдар Сәфиуллин чыгыш ясадылар.

       Тема буенча фикер алышуда коррупциягә каршы көрәш буенча ТР Президенты каршындагы совет әгъзаләре, иҗтимагый берләшмә һәм оешмалар вәкилләре, министрлык һәм ведомстволар каршында оештырылган Иҗтимагый совет әгъзаләре катнаштылар.

       “Түгәрәк өстәл” эшендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе урынбасары, ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры каршындагы коррупциягә каршы көрәш буенча комиссия  әгъзасе Михаил Виноградов та катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International